На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Башкала урамнарын су баскан: 2 сәг эчендә 1 айлык яңгыр яуган

15 июль көнне Мәскәүнең аерым районнарында нибары 2 сәгатьтән кимрәк вакыт эчендә 1 айлык явым-төшем нормасы яуган. Бу турыда РЕН ТВ башкаланың шәһәр хуҗалыгы комплексы вәкилләренә сылтама белән хәбәр итте.

Иң күп явым-төшем шәһәрнең төньягында теркәлгән — Төньяк административ округта 85 ммга кадәр яңгыр яуган.

Мәскәүнең көнчыгышында — 75 мм, Көньяк-көнчыгыш округта — 66 мм, Төньяк-көнчыгышта — 64 мм тирәсе.

Синоптиклар фаразлавынча, һава торышы начарлану кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәр урамнарында махсус техника һәм бригадалар эшли — су баскан урыннардан су чыгару, канализация системасының өзлексез эшен тәэмин итү эшләре башкарыла.

Башкала халкына һава шартлары яхшырганчы урамда йөрмәскә, агачлар һәм тотрыксыз корылмалар астында яшеренмәскә, шулай ук автомобильләрне шундый урыннарга куймаска киңәш ителә.

Көчле яңгыр аркасында «Рига» метро станциясенең вестибюле вакытлыча ябылды — шаһитлар сүзләренчә, аны су баскан. Шулай ук «Щёлково» белән «Партизанская» арасындагы Арбат-Покровский линия участогында хәрәкәт туктатылган — сәбәбе: юлларга ауган агач.

Табигый гарасат аркасында берничә юл участогында хәрәкәт чикләнде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх