Яңа Зеландия парламентында депутатлар, закон проекты белән килешмәгән очракта, бер-берсен кыйнамый, пиджак якасыннан да өстерәп йөртми, ә «хака» ритуал биюен генә башкара.
Бу юлы маори-депутатлары, яңа закон илнең төп халкының хокукларын чикли, дип санаган һәм моны кабул итү белән килешмәгән, дип яза «Комсомльская правда» сайтының Телеграм-каналында.
«New Zealand Herald» басмасы хәбәр иткәнчә, «Те Пати Маори» хәрәкәте депутатлары башкарган «хака» ритуал биюе аркасында, Яңа Зеландия парламенты эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга туры килгән. Бу хәл «килешү принцибы» турындагы закон проектының беренче укылышы вакытында булган. Бу законга илдәге маори халкы статусы турында бәхәсле нигезләмәләр кергән, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Закон проекты барлык яңа зеландиялеләрнең закон каршында тигезлеген беркетергә тәкъдим итә, бу – Британия таҗының маори халкы белән 1840 еллардагы килешүләрен төрлечә укуны рөхсәт итәргә тиеш. Әмма күп кенә маори вәкилләре хәзерге статус-квоны кулайрак дип саный. Парламент бу закон проекты буенча пәнҗешәмбе көнне тавыш бирергә тиеш булган.
Закон турында фикерләшкәндә «Те Пати Маори» депутатлары «хака» бии башлый, шуның аркасында утырыш тукталып тора. Джерри Браунли вәкилләре палатасы спикеры депутат Хану-Равити Майпи-Кларкны бу тәртипсезлекне китереп чыгаручы дип атаган. Соңрак парламент Хану-Равити Майпи-Кларкны тавыш бирүне өзгән өчен читләштергән, ә Браунли аның партиясенең бу гамәлләрен «коточкыч» һәм «хөрмәтсезлек» дип атаган.
Ә закон проектын барыбер беренче укылышта ук кабул итәләр.
Маори – Яңа Зеландиянең төп халкы һәм европалылылар килгәнче ил халкының төп өлешен тәшкил иткән.
2013 елгы җанисәп буенча, Яңа Зеландиядә маорилар саны – якынча 600 мең, бу – ил халкының якынча 15 проценты. Маориларның шактые Австралиядә яши (якынча 155 мең кеше) һәм якынча 3,5 меңе АКШта яши.
Бу халыкның традицион шөгыльләре – урманнарны яндырып, төпләп, шул урынга иген чәчү. Милли ризыклары – таро, абагалар, ямс, батат.
Маориларның төп үзенчәлеге – тәнне генә түгел, ә битне дә каплап торган үзенчәлекле татуировкалар. Татуировка күбрәк спираль яки түгәрәкләнеп киткән бизәкләр формасында була.
Маориларның күбесе инглиз телендә сөйләшә, бары тик аз өлеше генә маори диалектын аңлый һәм сөйләшә ала.
Свежие комментарии