Дания бөтенләй аптырап дустына карады.
«Безнең андый мөнәсәбәтләр юк бит... Ну берничә тапкыр үбештек инде. Син сораган әйбернең минем башка да килеп караганы юк әле. ..» – диде Дания үзе дә кыенсынып.
Сәлимә бурлаттай кызарып чыкты һәм башка бу турыда ләм-мим сүз кузгатмады.
Аның каруы, Дания уй дәрьясына чумды. Чыннан да, ул бит әле күптән түгел генә кайдадыр укыган иде: яшь ир-атлар өчен интим тормыш бик мөһим икән... Ә әдәпле гаиләдә, әти-әнисе һәм әбисе тәрбиясендә үскән самими кыз бала ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мондый мөнәсәбәтләр турында бары тик ишетеп кенә белә.
Берәр атна узгач, ул Шамил белән ипләп кенә бу хакта сөйләшеп карарга булды... https://intertat.tatar/news/berdanber-zolaixa-soltanova-5854014
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии