На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Белгеч мошенниклар үзенә корбанны ничек сайлавын әйтте

Өлкән яшьтәге кешеләр, балалар, шулай ук криптовалюта хуҗалары Россиядә мошенникларны барыннан да бигрәк кызыксындыра. Бу хакта РИА «Новости»га «Лаборатория Касперского» кулланучылар бизнесы департаменты директоры Михаил Гербер сөйләде.

«Аерым игътибар таләп итүче өлкән яшьтәге кешеләрдән тыш, бик яшьтән телефоннан һәм интернеттан файдаланучы балалар да бу исемлектә.

Бу яшь көннән-көн кими бара», – дип сөйләде ул Петербург халыкара икътисади форумы кулуарларында.

Аның сүзләренчә, балаларга юнәлдерелгән янаулар саны арту күзәтелә. 2025 елда Россиядә зарарлы файллар белән популяр уеннарга охшаган Android җайланмаларына һөҗүмнәр саны 60 процентка арткан. Мошенниклар, җайланмаларны зарарлы программа белән тәэмин итеп, балаларның кызыксынуын файдалана. Ул турыдан-туры уеннар, шулай ук балаларга бу уеннарны узарга ярдәм итә торган программалар рәвешендә таратылырга мөмкин.

Эксперт сүзләренчә, мондый схема өйдәге Wi-Fi га тоташтырылган барлык җайланмаларны зарарлый ала.

«Шулай ук без криптовалюта хуҗаларына юнәлдерелгән янаулар санының артуын күрәбез. Мәсәлән, алар җайланмада криптокошелькаларны үзләре эзли алалар, яки фотографияләрне анда янчыкларга керү мөмкинлеге ачкычлары булу-булмавына сканерлый алалар», – дип аңлатты Гербер.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх