На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Ярдәм итмәсеннәр өчен өйне бикли». Өч бала каршында әниләрен вәхшиләрчә үтергәннәр

Ставрополь краенда яшәүче ир-атны хатынын үтергән өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Әлеге фаҗигане мәрхүмәнең балалары күреп торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять 2023 елның 19 июлендә була. Исерек ир хатыны белән талаша, аннары пычакка ябыша. Өч бала әниләрен үтергәнне күреп тора.

Алар ярсыган ирне туктата алмый.

Әнисенә ярдәмгә олы улы ташлана. Ир-ат аның үги атасы була. Ул малайны да үтерү белән яный. Үзе хатынга пычак кадавын дәвам итә. Мәеттә 11 яра саныйлар.

Үлеп ята торган хатынга беркем ярдәм итә алмасын өчен, ир-ат ишекне бикли. Балалар тәрәзәне ватып чыгып кача. Алар күршеләргә дәшә, полиция чакыралар. Әниләре хастаханәдә үлә.

Стресс аркасында, ике баланың сәламәтлеге какшый.

Ир-атка карата җинаять эше ачыла. Хәзер аны колониягә озатканнар, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх