«Татар кешесен алдау бик җиңел икән, дигән фикергә килдем мин бүген. Моның өчен татарча смс җибәрү дә җитә икән. Дилбәр белән күптәннән аралашканыбыз юк, соңгы тапкыр моннан 1 ел элек чамасы язышканбыздыр. Һәм миңа аннан акча сораган эчтәлектәге смс килеп төште. Әлбәттә инде, мин: «Дилбәр, нәрсә булды? Нинди ярдәм кирәк?» – дип язарга әзерләндем. Ышандым, бу – мошенниклар эшедер, дигән шигем булмады. Татарча язганнар, бер хатасыз, татар хәрефләре белән! Дилбәр нинди авыр ситуациягә эләкте икән, дип борчылдым…»
Тулырак: https://intertat.tatar/news/aldar-karaklar-tatar-telen-uzlastergan-dilbar-faiz-isemennan-tatarca-akca-soragannar-5865948
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии