Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендәге 19нчы төзәтү колониясен тоткыннар басып алган. Һөҗүм итүчеләр үзләрен «Ислам дәүләте»* террорчылар төркеменә керүләрен белдергән (*оешма террорчылык дип танылган һәм Россиядә тыелган). Бу мәгълүмат ачыклана.
4 кешене тоткынлыкка алганнар.
Колонияне өч кеше басып алуы билгеле.
Алар пычаклар белән коралланган. Хәзерге вакытта колониядә хокук сакчылары эшли.Басып алу вакытында өч кеше һәлак булган. «База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, басып алучылардан 5 кеше кача алган. Аларны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Качучылар арасында төзәтү колониясенең дүрт хезмәткәре һәм бер тоткын бар.
Качып котыла алучыларның берсе – Волгоградның 19нчы төзәтү колониясенең башлыгы Андрей Девятов. Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары аны тоткын итеп алулары турында да язган иде.
Тоткыннар 2 млн доллар һәм вертолёт сорый.
Һөҗүмчеләр ябып куелган, аларның колония буйлап хәрәкәт итү мөмкинлеге юк, сөйләшүләр бара.
Санавиация вертолеты колониягә килеп җиткән.
Басып алуда шикләнелүче террорчылар фотолары чыкты:
- Үзбәкстанда туган Темур Хусинов, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китергән өчен 6 елга хөкем ителгән.
- Рамзидин Тошев, Үзбәкстанда туган, наркотиклар сату маддәсе буенча 8 елга хөкем ителгән.
- Рустамчон Наврузи, Таҗикстанда туган, наркотиклар сату маддәсе буенча 7 елга хөкем ителгән.
Свежие комментарии