На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

Пычак белән коралланып, колонияне басып алган тоткыннарның кем булуы ачыкланды

Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендәге 19нчы төзәтү колониясен тоткыннар басып алган. Һөҗүм итүчеләр үзләрен «Ислам дәүләте»* террорчылар төркеменә керүләрен белдергән (*оешма террорчылык дип танылган һәм Россиядә тыелган). Бу мәгълүмат ачыклана.

4 кешене тоткынлыкка алганнар.

Колонияне өч кеше басып алуы билгеле.

Алар пычаклар белән коралланган. Хәзерге вакытта колониядә хокук сакчылары эшли.

Басып алу вакытында өч кеше һәлак булган. «База» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, басып алучылардан 5 кеше кача алган. Аларны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Качучылар арасында төзәтү колониясенең дүрт хезмәткәре һәм бер тоткын бар.

Качып котыла алучыларның берсе – Волгоградның 19нчы төзәтү колониясенең башлыгы Андрей Девятов. Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары аны тоткын итеп алулары турында да язган иде.

Тоткыннар 2 млн доллар һәм вертолёт сорый.

Һөҗүмчеләр ябып куелган, аларның колония буйлап хәрәкәт итү мөмкинлеге юк, сөйләшүләр бара.

Санавиация вертолеты колониягә килеп җиткән.

Басып алуда шикләнелүче террорчылар фотолары чыкты:

- Үзбәкстанда туган Темур Хусинов, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китергән өчен 6 елга хөкем ителгән.

- Рамзидин Тошев, Үзбәкстанда туган, наркотиклар сату маддәсе буенча 8 елга хөкем ителгән.

- Рустамчон Наврузи, Таҗикстанда туган, наркотиклар сату маддәсе буенча 7 елга хөкем ителгән.

Ссылка на первоисточник
наверх