На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

17 яшьлек кыз пластик операциядән соң үлгән

Мәскәүдә пластик операциядән соң 17 яшьлек кыз үлгән. Табиблар аның гомере өчен 1 айдан артык көрәшкән. Бу хакта НТВ хәбәр итә.

17 яшьлек кыз Пензадан килгән була. 11 апрельдә аны, операция ясау өчен, хастаханәгә салалар. Кызда тумыштан килгән теш казнасы авыруы була.

Операция барышында кыз кимендә 1 литр кан югалта.

Кан агу туктатылганнан соң, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Операциядән соң кыз уянмый. Шуннан соң пациентны Морозов исемендәге балалар хастаханәсенә күчерәләр. Кыз аңына килмичә вафат була.

Бер версия буенча, кыз операция ясаучы табиб хатасы аркасында үлгән булырга мөмкин. Тикшерү эше башланган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх