На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Туган тел» шигыре хәзерге татар телендә: Туган телем, син хип-хоп, минем йөрәк ритмында

Татарлар темасына кызыклы рилслар төшерүче Азат Кашапов Габдулла Тукайның «И, туган тел» шигырен 2024 елгы татар телендә ничек яңгыравын ишеттерде. Аңа ChatGPT дигән ясалма фәһемле чат-бот ярдәмгә килгән.

Туган тел. Ясалма фәһем. 2024 ел.

Туган телем, син хип-хоп

Минем йөрәк ритмында,

Чатларда, сторисларда,

Син минем онлайн дустым да.

Гаджетларда, плей-листларда,

Трендларда, рэп баттлларда,

Син безнең рэп-татар моңым,

Киләчәккә юл күрсәткечем.

Туган телем – креатив,

Син – минем инста-стори.

Заманча, уникаль стиль,

Син – безнең бәхет көнебез.

Туган тел. Габдулла Тукай. 1909

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Ссылка на первоисточник
наверх