На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Шулай гармун белән авыру янына керсәгез!» – «ашыгыч ярдәм» бригадасы шаккатырган

28 апрель «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан «Наш Башкортстан» сәхифәсенә бик матур видео урнаштырганнар. Анда «ашыгыч ярдәм» бригадасы машинада «вызов»ка китеп бара. Шул арада бер табиб гармунда уйный, икенчесе матур итеп җырлый, берничәсе арткы фонда биеп басып тора.

«Ашыгыч ярдәм»дә – Бремен музыкантлары!

Чынлыкта, бу – Уфаның ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге табиблары, пациентны коткарырга ашыгалар. Бөрьян районыннан Ислам Бикишев җырлый», – дип язганнар видео янында.

Сәхифәне карап баручылар баянчы кызның бик чибәр, баянының матур булуын билгеләп үткәннәр. «Минем дә сезнең белән эшлисем килә», «Бигрәк күңелле», – дип тә язалар.

«Шулай гармун белән авырган кеше янына керсәгез, авыруын онытып, җырлап бии башлар», – дигән комментарий да калдырганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх