На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Лилия Хәйруллинаның «Болгар радиосы» премиясендә бирелгән статуэткасын ватканнар

Лилия Хәйруллина «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясенә бәйле күңелсез вакыйга турында сөйләгән. Берничә ел элек (датасы ачыкланмый) җырчыга бүләкләү тантанасында бирелгән статуэтканы ватканнар. Лилия сүзләренчә, кылган эшен беркем дә танымаган. Бу хакта «Татарлар» Телеграм-каналы яза.

Кайсы ел икәнен төгәл хәтерләмим.

Мин җырладым, статуэткамны алдым. Чыгышымнан соң аны хатын-кызлар гримеркасында калдырдым. Күпмедер вакыттан соң кире әйләнеп керсәм, нәрсә күрәм: минем статуэткамны кемдер ваткан. Аның нигезе - таштан, ә өске өлеше металлдан эшләнгән. Менә шул таштан ясалган өлешен ватканнар, кыйпылчыгы да шунда ята.

Мин гримеркага кергәндә анда берничә генә артист кына калган иде инде. Иң кызыгы, беркем бернәрсә күрмәгән, беркем берни белми. Әгәр дә мин шундый ситуациягә эләксәм, ялгыш кеше әйберенә зыян китерсәм, гаебемне танып, гафу сорар идем. Минем өчен кешедәге иң төп сыйфатларның берсе - аның тәрбияле, намуслы булуы. Бу очракта минем статуэткам ватылганга түгел, кешеләрнең үз гаепләрен танымаганлыгына күңелем төште, – дип сөйләгән җырчы.

Лилия Хәйруллина видеоларда ватылган статуэткасының видеосын да күрсәтә.

Сүз уңаеннан, Лилия Хәйруллина быел да «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясенә лаек булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх