На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Тәкъдим, никах, колония – Ринат Рахматуллин хатынына тәкъдимне ничек ясаган?

Ринат Рахматуллинның яшь хатыны Динара җырчының үзенә тәкъдимне ничек ясавы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул Ринат Рахматуллинга «никах укытыйк» дип үзе әйткән. Җырчы исә шушы сүзне генә көтеп торган диярсең, шунда ук Динарага кулын һәм йөрәген тәкъдим иткән. Әлеге вакыйга Ринат Рахматуллинны колониягә алып китәр алдыннан булган.

(Җырчы, юл һәлакәте китереп чыгарганы өчен, 6 ай колония-поселениедә утырып чыкты). Бу хакта Динара «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламовага сөйли.

Ринат тикшерү изоляторына барып кайтты да миңа: «Шатлан – мине иртәгә генә алып китәләр», – ди. Мин инде аны шул көнне җибәрергә морально әзерләнгән идем. «Әйдә, алайса никах укытабыз», – дидем.

Йоклап ятам. Ринат иртәдән матур киемнәрен киенеп чыгып китте. «Тикшерүче янына барып кайтам», – ди. Үзем «ни өчен матур киенде икән бу» дип уйлыйм.

Берзаман миңа аның дусты Айрат шалтырата. «Тизрәк киен, Ринатны алып китәләр», – ди. Мин спорт киеменнән генә чыгып киттем. Башым юылмаган, бизәнмәгән, маникюрым начар. Менә шул кыяфәттә миңа тәкъдим ясадылар.

Полиция участогына килеп җиттек тә, Айрат Ринатка: «Чык, без килдек», – дип шалтырата. «Син чыкканчы чәй эчеп киләбез», – ди. Кафега килеп керсәм, Ринат тора 51 кып-кызыл роза белән. Җырларга Наил Табанаковны чакырган. Ул да – минем иң яраткан җырчыларымның берсе.

Икенче көнне ул колониягә китәргә тиеш иде. Нәтиҗәдә, Ринатны тагын 1 көнгә калдырдылар. Шуңа күрә без 18е көнне никах укыттык, 19ы ул колониягә китеп барды», – дип сөйли Динара истәлекле көне турында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх