8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга кадәр булырга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12.
.+17 градус, көндез +25..+30 градус була.Үсүче ай. Укчы йолдызлыгында.
Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары сибәргә, шулай ук авыруларга һәм корткычларга каршы препаратларкулланырга. Җиләк-җимеш бирә торган культураларга фосфор-калий ашламасы сибәргә. Җимеш бирә торган һәм декоратив культураларга прививка ясарга. Чәчәкле культураларны гөмбә авыруларына каршы эшкәртергә. Кыяр, томат, ташкабак, патиссон һәм башка өлгергән яшелчәләрне җыярга һәм эшкәртергә. Бакча җиләгенең мыекларын тамырландырырга. Күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга була.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии