На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Артур Маузер һәм Лия Шәмсина бәбиләрен кайда табачакларын сөйләгән

Танылган саксофончы, музыкант Артур Mаузер һәм җырчы Лия Шәмсиналарның тиздән әти-әни булачагы хакында хәбәр иткән идек. «Шәһри Чаллы» газетасы яшьләрне бу вакыйга белән котлап, бәбине кайда табачакларын белешкән.

«Лиянең бәби көтүен ел башында белдек. Билгеле инде икебез дә бик сөендек. Мондый җаваплы адымга төптән уйламыйча гына барып булмый.

Рухи яктан да, матди яктан да әзер булырга кирәк. Белгәнегезчә, 2020 елда гаилә корып җибәргәч тә без Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алдык. 2021 елда туган якларыбызга кайтып үз эшебезне башларга карар кылдык, яңа кафе ачып җибәрдек. Шөкер, хәзер инде бар да җайга салынды, тотрыкланды, төпле нигезебез булды. Әти-әни булырга да тулысынча әзербез.

Аллаһ насыйп итсә, сабыебыз Казанда дөньяга килер дип ният итәбез. Без Татарстаныбызны бик яратабыз, читкә китәсе килми», - дигән яшьләр.

Сабыйларының нинди җенестән булуын һәм нинди исем сайлауларын яшь пар әлегә сер итеп калдырган

 

Ссылка на первоисточник
наверх