На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Гөлинә Шәйхи: «Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар»

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи югалган әтисен Әлмәтнең Васильевка дигән авылындагы фермадан эзләп тапкан. 55 яшьлек Рафаэль Шәйхетдиновның, записка калдырып, өйдән чыгып китүен язган идек. Гөлинә әтисенең өлешчә хәтере булмавын әйтеп, халыктан ярдәм сорады. Соңрак әтисенең эзенә чыгуларын хәбәр итте.

Ул аны коточкыч урыннан табып алып кайткан.

«Әтине Әлмәтнең Васильевка дигән авылында урнашкан ферма абзарында таптык. Шунда эшләргә алып барып ыргыткан бер кеше кушуы буенча икенчесе.

5 көн әти шушында яшәгән. Әтинең гомерен ике сарыкка сатканнар!» – дип яза ул сторисларында.

Гөлинә әтисе белән машинада сөйләшеп кайтуларын да яздырып барган.

Үлеп калырмын дигән идем шушында.

Нишләп алай уйладың?

Таба алмаслар, сез кызларымны да, Бөрбашны да күрә алмам, дигән идем. Кайлардан эзләп таптың, кызым? Ничә чакрым бу җир Бөрбаштан?

Әлмәтнең бер авылы, әти.

Кайда-а-а? Шакшы. Кеше гомерен ике сарыкка сатып киткән бит ул кабәхәт. Ярый таптыгыз, кызым...

Гөлинә бу хәлне болай гына калдырырга җыенмый. «Тактадагы язуы буенча да аңлашыла нинди кешеләр икәне. Якыннары өчен бугазыгызга ябышырга әзер булган Гөлинәне уяттыгыз», – дип язган ул сторисларына.

 

Ссылка на первоисточник
наверх