На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гүзәл Уразовадан татар киленнәренә өч киңәш

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова татар киленнәренә 3 төп киңәшне биргән, дөресрәге 3 төп «тиеш».

«Татар килене, иң беренче чиратта, үзенең ирен яратырга тиеш. Икенче чиратта, нык тәмле итеп ашарга пешерергә тиеш. Өченче чиратта, күп сөйләнмәскә тиеш», – дип сөйли артист видеода.

Бу киңәшләргә карата язылучылары төрле комментарийлар язып калдырган.

«Хатын-кыз беркемгә, берни тиеш түгел», «Беренче чиратта хатын-кыз бәхетле булырга тиеш» дигән фикерләр еш очрый.

«Күп сөйләнмичә булмый, әмма ашарга тәмле пешерәм һәм иремне яратам», – дип язган Лилия исемле язылучысы.

«Дөрес әйтәсез, кызганыч, хәзер андый киленнәр сирәк. Тыйнаклык бетә башлады», – дигән Илнар Баязитов. Аңа җавап итеп «Эзләгән – табар, ди», – дип комментарий калдырган Уразова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх