На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ришат Фазлыйәхмәтов машинасына чит кыз утыртып, җырлап-биеп йөргән

Бу көннәрдә социаль челтәрдәге дуслары Ришат Фазлыйәхмәтов янәшәсендә тормыш иптәше Тәтишка-Эльмира урынына бөтенләй башка хатын-кызны күрде. Җырчы аны «Жигули» машинасына утыртып, җырлап-биеп йөргән. Әле ярый бу хәлләр Ришатның 90нчы еллар стилендә төшерелгән «Пар йөрәкләр» җырына клибында гына. Алайса, хәлләре мөшкел булыр иде, килешәсездер.

Ә монда комментарийны да беренчеләрдән булып Тәтишка үзе язып калдырган. «Пар йөрәкләр. Булдыргансыз! Карарга кызык, матур күренәсез! Горурланам», – дигән ул.

«Ришатның хәрәкәтләре – «ут»;

«Образларыгыз да килешә, җыр да шәп булган»;

«Шәп, матур булган бу клип. Алга таба да уңышлар, Ришат»;

«Кызык тематика. Барысы да килешле, шаяру аша биргәнсез», – дип тә язганнар.

Яңа җырның сүзләрен Илшат Гыйниятуллин, ә көен Илдар Ногманов иҗат иткән.

«Сез икәү, сез бергә гомергә

Табышкан-кавышкан ике яр.

Яшәгез яратып, яратып, җанатып,

Бәхеткә күмелсен язмышлар...» – дигән юллар бар анда.

 

Ссылка на первоисточник
наверх