На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Гаилә белән – сайлауга!» фотобәйгесендә катнашып, «iPhone» һәм «Lada Vesta» машинасы от!

2024 елның 8 сентябрендә «Гаилә елы»на багышланган #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе башлана, ул иртәнге 07:00 сәгатьтән кичке 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Татарстан республикасындагы һәр гаилә әлеге бәйгедә катнаша һәм «iPhone 15», «iPhone12» смартфонының берсен һәм 1 «Lada Vesta» автомобиле ота ала.

Катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы фонында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзекне киеп, гаилә белән фото\селфи ясарга. Шунысы мөһим: фото сайлау участогы эчендә төшерелергә тиеш түгел.

Төшерелгән фотоны бүләкләр уйнату көнендә иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр социаль челтәрдәге битләргә урнаштырырга кирәк. Постка #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары мәҗбүри куелырга тиеш.

Бәйгедә бары тик паспортларында Татарстанда даими пропискасы булган республика кешеләре генә катнаша ала.

Катнашучының фотосы урнаштырылачак социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яшькә җиткән физик затныкы булырга тиеш.

Барлык мәҗбүри шартлар белән «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» фотобәйгесе берләшмәсендә, «Фотобәйге 8 сентябрь 2024 кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык бүләкләрне дә 2024 елның 8 сентябрендә «ТНВ» телеканалында туры трансляция вакытында («ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә дә күрсәтелә) уйнатачаклар.

Уйнату расписаниесе:

● 08:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 09:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 10:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 11:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 12:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 13:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 14:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 15:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 16:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 17:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 18:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 19:00 —1 «iPhone 15» смартфонын уйнату

● 20:10 —1 «Lada Vesta» автомобилен уйнату (вакыты үзгәрергә мөмкин, төгәл вакыт 8 сентябрьдә «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» берләшмәсендә игълан ителәчәк).

*Фотобәйге лотерея түгел, риск юк, реклама булып саналмый, фотобәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле.

 

Ссылка на первоисточник
наверх