На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Кыйммәтле булган саен сәләмә»: Айдар Галимовның яңа образын тәнкыйтьләгәннәр

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов сәхнә образларын яңартып тора. Аларны социаль челтәрдәге сәхифәсенә куеп, халык фикере белән дә кызыксына. Әмма Айдар Галимовны яраткан буын яңа образларны кабул итеп бетерә алмый.

«Ул иң яхшысы, менә стилистын алмаштырырга кирәк»;

«Ник ул кием кыйммәтле һәм модада булган саен иске кием кебек сәләмә соң»;

«Ул чылбырлар нигә инде»;

«Бу пиджакны салып ат, Айдар!

Ул сине бизәми» кебек комментарийларга каршы «аның тавышына үзен тотышына сокланып утыргач киеме күзгә дә «ташланмый», - дип җавап язганнар.

«Капчык кисә дә яраткан җырчым булып кала», «Бу бит сәхнә образы гына, иң мөһиме сәхнәдә үзен тотышы һәм моң булуы», – дип язучыга «тавышы шәп, әмма киеме дә туры килергә тиеш, стиль дә ярар инде, тегүчесе оста түгел, чалбары яхшы утырмаган», – дип җаваплаган икенчесе.

 

Ссылка на первоисточник
наверх