На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Бангладешта фетнә: премьер-министр Шәех Хәсинә илне ташлап качкан

Бангладешта фетнә: халык хакимияткә каршы чыга, армия халык ягына чыга, хөкүмәт башлыгы – Шәех Хәсинә илне ташлап качкан.

Видеороликлардан күренгәнчә, халык урамнарга чыга, аннары резиденцияне штурмлый башлый, башта капкаларга таран белән бәреп җимерергә тырыша, аннары солдатлар белән кочаклашалар. Аннары алар сарайны талыйлар.

Армия җитәкчелеге илдә вакытлы хөкүмәт оешачагын әйткән.

Франс-Пресс хәбәр итүенчә, Хәсинә һәм аның сеңлесе штурмга кадәр үк вертолетта илдән качкан.

Протест акцияләре вакытында барлыгы 300дән артык кеше һәлак булган.

Бангладешта протест акцияләрен студентлар хәрәкәте башлый. Аларга ил хакимияте керткән яңа тәртипләр ошамый: студентларны дәүләт эшенә квота белән генә ала башлыйлар, шуңа да күп яшьләр урнаша алмый. Яңа закон буенча, дәүләт эшенә 1971 елдагы сугыш (Бангладеш Пакистан белән сугышты) ветераннарының балаларын, милли азчылыкларның балаларын алганнар. Студентлар, протест формасында «хакимият белән хезмәттәшлек итмәү» акциясен башлый. Студентларны куып таратырга тырышу, интернетны томалау протестны тыймый, киресенчә, массакүләм тәртипсезлекләргә китерә. Бангладеш хөкүмәте илнең башкаласы Даккада һәм башка шәһәрләрдә комендант сәгате кертә. Дүшәмбе, сишәмбе ял көннәре дип игълан ителә. Әмма бу протестларны туктата алмый – вакыйгалар бик тиз үрелеп китә. Соңгы сүзне армия куя – хөкүмәттән таләп итәләр: яки премьер-министр 45 минут эчендә отставкига китә һәм аңа чит илгә качарга мөмкинлек бирәләр, яки армия протестта катнашучылар ягына чыга. Хакимият качу ягын сайлый.

Бангладешта автократик режим: бер үк клан бик озак еллар идарә итә.

Хәерче ил, кечкенә генә илдә бик күп халык яши (Россиядән дә күбрәк). Бангладеш «дөньяның тегү фабрикасы» дияргә була, алар башлыча тукыма җитештерә. Илдә кланнар идарә итә.

Шейх Хәсинә Һиндстаннан Британиягә китәчәге билгеле. Аңа 76 яшь.

Шейх Хасина вертолетта Һиндстанга качкан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх