На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Башкортстан Бахмутында ахырзаман» – newsbash.ru

«Башкортстан Бахмутында ахырзаман», – дип яза newsbash.ru сайты күрше республикада булган давыллы яңгыр нәтиҗәләре турында. Бу «Бахмут» дигән атама белән сүз генә уйнатумы, әллә инде хәлләр чыннан да аянычмы – монысы беркадәр вакыттан соң билгеле булыр.

МЧС мәгълүматларына караганда, Мәләвез һәм Көерәзе районнарында авылларны су баскан, утны өзгәннәр.

Дистәгә якын авылда 574 йорт утсыз калган. Аеруча Нордовка, Тихоновка, Даниловка, Дмитриевка, Варварино, Петропавловка, Ермолаево һәм Бахмут авылларына зыян килгән, диелә. Шулай ук Сибай, Ишембайда да су баскан. Рудникка бара торган юл су астында калган, һәм Озерное авылына юл өзелгән, ул авылда йөзгә якын йортка су кергән.

Корбаннар юк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх