На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Дуслары ярга чыгып өлгергән». Суга төшеп киткән ир-атның кулын крокодил өзеп алган

Көймәдә барганда суга төшеп киткән ир-атның кулын крокодил өзеп алган. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Малайзиядә яшәүче ир-атның көймәсе суда әйләнеп капланган. Шул чакта аңа крокодил һөҗүм иткән.

Фаҗига Кинабатанган елгасында Сабах губернаторлыгында була. 40 яшьлек Мазнин Кахар 3 дусты белән көймәдә йөзә.

Шуннан соң бер мизгелдә көймә әйләнеп каплана.

Кахарның 3 дусты да ярга чыгарга өлгерә, ә Кахарга крокодил һөҗүм итә. Ул ярдәмгә чакырырга өлгерә, аннары су астына төшеп китә.

Икенче көнне һөҗүм иткән урыннан 1 км ераклыкта суда ир-атның калдыклары табыла. Аның Кахар булуын ачыклыйлар. Полиция хәбәр иткәнчә, крокодил Кахарның кулын өзеп алган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх