На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Татарым дип янды»: Башкортстанда җырчы, музыкант Мәхмүт Ибраһимов вафат

Бүген Башкортстанда 66 яшендә мәдәният эшлеклесе, музыкант һәм җырчы Мәхмүт Ибраһимов вафат булган.

Мәхмүт Халит улы Ибраһимов 1958 елның 6 августында туган. 40 елга якын Благовар районы Яныш авылы мәдәният йортында мөдир булып эшләгән, дип хәбәр итә «Башинформ». Шул ук вакытта үзе җырлаган да, тальянда да уйнаган.

«Безнең заман легендасы, халыктан чыккан артист, хөрмәтле һәм кадерле хезмәттәш һәм дус иде», – дигән аның турында хезмәттәшләре.

Мәхмүт Ибраһимов күп тапкырлар Башкортстан республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән берничә тапкыр билгеләп үтелгән. Бик күп фестивальләрдә катнашкан, дипломнар алган.

Бу хәбәрне Әнвәр Нургалиев та үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында җиткерә. «Бәхил бул, Мәхмүт абый. Гомер буена милләтебез, дип яшәде. Тормышны, кешеләрне яратты. Татарым дип янды, татарым дип китеп барды», – дип яза ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх