На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Марсилә Искәндәрова кайгылы хәбәр белән бүлешә: «Тормыш белән көрәштең, көрәштең дә...»

Марсилә Искәндәрованың туйлар-мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнүче якын танышы вафат булган. Авыр хәбәрне Марсилә социаль челтәрдә җиткерде.

«Ничәмә еллар иң яхшы алып баручылардан саналган, күпме туй-юбилейларны гөрләткән, күпме кешеләргә хезмәт иткән Алия Мәгъфүр кызы кичә китеп барды.

Алия апа, җаным, урының оҗмах түрләрендә булырга тиеш, һичшиксез.

Газиз кызына, бертуган сеңел-энеләренә сабырлык. Ышанып булмый. Эх, шул яман чир...» – дип яза Марсилә.

Сүзгә оста булуы турында әйтеп тә торасы юк инде, өстәвенә, Алия ханым искиткеч матур җырлаган да. Марсилә аның бер мәҗлестә җырлаган видеосын да күрсәтте. Кызганыч, ул анда үзен төшерергә рөхсәт итмәгән.

«Менә шулай үзе кыен, үз рәхәт тормыш белән көрәштең, көрәштең дә… Әле дә оныгыңны күреп өлгердең… Хуш…» – дип бәхилләшә танышы белән Марсилә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх