На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Саннарның мәгънәсе юкка чыга...» – Футболчы үзеннән 28 яшькә яшьрәк кызга тәкъдим ясаган

Яшьлегендә Чаллының «КамАЗ» футбол клубында уйнаган футболчы, Россия җыелма командасының элекке капкачысы Руслан Нигъмәтуллин үзенең шәхси тормышындагы мөһим вакыйга турында сөйләгән. 50 яшьлек Руслан сөйгән кызы Эвелинага тәкъдим ясаган. Сөйгәне үзеннән 28 яшькә кечерәк. Бу хакта «Челнинские известия» Телеграм-каналы яза.

Фото: © Руслан Нигъмәтуллинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

«Шактый саллы яңгырый, тик башкача тоела. Икең дә бер дулкында булганда, саннарның мәгънәсе юкка чыга», – дигән Руслан Нигъмәтуллин.

Хәзер эшмәкәр буларак билгеле Руслан сөйгәненә тәкъдимне ничек ясаганын да күрсәткән. Ул бер тезенә тезләнеп, сөйгәненә «Тиффани» йөзеге суза, кыз «әйе» дип әйтә.

Фото: © Руслан Нигъмәтуллинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Фото: © Руслан Нигъмәтуллинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Ссылка на первоисточник
наверх