На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бер ир фатир өчен ярты ел буе әнисен һәм үги әтисен агулап яшәгән

Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә бер ир-ат, әнисен һәм үги әтисен агулау өчен, ярты ел дәвамында аларның ризыгына агу салып торган.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, беркайда да эшләүмәүче бу ир әнисен һәм үги әтисен гыйнвар аенда агулый башлаган. Берсендә әти-әнисе, хәле китеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Табиблар күпме тикшерсә дә, авыруның сәбәбен ачыклый алмаган, аларга тикшерү органнарына мөрәҗәгать итәргә кушалар.

Ә хокук сакчылары өйдә яшерен камералар урнаштыра. Соңрак аның язмаларын караганда, ирнең ризыкка агулы матдә салып болгатуы күренә.

Аңа карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада Мәскәү өлкәсе Тикшерү комитеты аңа гаепләү билгеләячәк, дип яза «АиФ» сайты.

«Mash» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу ир туганнарын фатирны кулга төшерер өчен агулаган.

Ссылка на первоисточник
наверх