Кайсы регионнарга дроннар җибәрелгән.
Россия ПВО чаралары пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Россия территориясе өстендә 107 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр итте РФ Оборона министрлыгы. "3 апрельдә Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтән 4 апрельдә Мәскәү вакыты белән 5.00 сәгатькә кадәр ПВО дежур чаралары белән Украинаның самолет тибындагы 107 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде: 34 – Курск өлкәсе территориясендә, 30 – Орлов өлкәсе территориясендә, 18 – Липецк өлкәсе территориясендә, җидесе – Калуга өлкәсе территориясендә, дүртесе - Ростов өлкәсе территориясендә, дүртесе - Азов диңгезе акваториясендә, Тамбов өлкәсе һәм Мәскәү төбәге территорияләре өстендә – өчәр, Брянск өлкәсе территориясендә ике һәм Воронеж һәм Тула өлкәләре территориясендә берәр очкыч", - диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии