На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда давыл, яшен һәм боз яву турында кисәтәләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын давыл турында кисәтте.

«14 майда 18 сәгатьтән башлап 15 майда 21 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда тизлеге секундына 15-20 метр булган көчле җил, яшен көтелә. Җил тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Аерым районнарда боз яву ихтимал. Төнлә көчле яңгыр көтелә», – диелә телеграм-каналда чыккан хәбәрдә.

Көчле җил вакытында нишләргә

Балконнарда, ишегалларында ныгытып беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк.

Биналардан чыкмый торырга, өйдә яки бүлмәләрдә калу киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмагыз.

Урамда булсагыз, җир асты кичүләренә яки подъездларга кереп качыгыз. Йорт диварлары янында яшеренмәгез, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка әйберләр төшәргә мөмкин.

Биналарның чыгып торган урыннарында, реклама такталары янында басып тормау хәерле. Юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерактарак торыгыз.

Зур агачлар янында тормагыз, анда машина куймагыз.

Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра, дип кисәтә коткаручылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх