Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәл булды. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова мэрия чараларын оештырган һәм аларны актив яктырткан журналистларга аерым рәхмәтен белдерде. Утырышта «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
Татар телен өйрәнергә ярдәм иткән «Әминә» мультфильмы – «Әминә» китабы булып чыгармы?
Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон «Әминә» мультфильмы аша балаларның татар телен өйрәнүен әйтте.
– «Әминә» анимацияле роликларында төрле темаларга җырлар яңгырый. Минем гаилә, төсләр, җәнлекләр, саннар, төрле гадәтләргә кагылышлы темалар һ.б. Балалар бакчасы, мәктәпләргә дә туры китереп эшлибез. Алар бик яраттылар. Татар телен өйрәнүче балаларга да шушы мультфильм-җырлар аркылы телне өйрәтәләр.
Гаилә елын «Минем гаилә» сериясе белән башладык. Анимацияле роликларны «Татармультфильм» командасы әзерләгән. Роликларның төп герое – Әминәне «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева тавышландырды, – диде ул һәм мэриянең проектларын бер-бер артлы күрсәтеп, белешмә биреп, проект өчен җаваплы булган катнашучыларга сүз бирде. Беренчеләрдән булып, «Әминә» проектын искә алдылар.
Мәликә Бариева тавышландыру процессын ошаткан.
– Бер көндә 5 җыр яздырган идек. Әлеге проектта катнашуыма бик куандым. Үзем дә карап барам, һәр сериясен көтеп алам. Сеңлем, энем бар, алар да кызыксынып карыйлар, аннан соң кушылып җырлыйбыз. Инде яздырып бетердек. Спектакльләрдә дә бик яратып катнашам, алар бер-берсенә охшамаган, – диде ул.
– Мәликә «Апуш» театр студиясенә килгәндә бик бәләкәй иде. Без Резеда Гобәевага шигырь язарга, Миләүшә Хәйруллинага көен язарга мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырлар туды. Әминә – матур кыз, аны кем тавышландыра ала икән дип, Алия Фәйзрахмановага әйттек. 5 ролик кына эшләрбез, дип уйладык. Роликлар 32 сериядән тора, аның 19ы инде тәкъдим ителде. Һәр атна саен ял көннәрендә ресурсларда чыга.
Әлеге проект «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулады. Киләчәктә, әлеге роликларга нигезләнеп, «Әминә» китабын чыгарырга телибез. Ул тәрбиячеләр өчен лексикага кагылышлы методик әсбап буларак күзаллана. Әлегә нәтиҗәләрен көтәбез, – дип, сүзгә кушылды Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Анимацияле роликларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе хуплап алган һәм бу эшкә теләктәшлек белдергән.
– 2024 ел, чыннан да, вакыйгаларга, чараларга бик бай булды. Без проектларыбызга күз салып, аларга нәтиҗә ясап, искә алып китмәкче булабыз. Бергә хыялландык, планлаштырдык, борчылдык, киртәләрне уздык һәм, Аллаһка шөкер, булдырып чыктык, – диде түгәрәк өстәлне алып баручы Айсылу Лерон.
«Безнең җыр» лабораториясенең яңа офыклары ачыла: иң яхшы җырларны аудиога яздырып, клип төшерәчәкләр
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, «Безнең җыр» лабораториясе проекты кысаларында иҗат ителгән җырларны тавыш яздыру студиясендә яздырачаклар һәм аларга клип төшерәчәкләр.
– Җырларның аудиоязмаларын яздыру өчен беренче тапкыр бераз гына акча бирделәр. 17 җырның аудиоверсиясен яздырабыз һәм 7 җырның клибын төшерәбез. Бу – безнең өчен беренче тәҗрибә. Клип җырлар дәрәҗәсендә үк түгелдер, чөнки халык өчен эшләнә. Диссонанс булмасмы икән, дигән курку да бар. Киләсе елда «Безнең җыр» лабораториясе уздырылмаска мөмкин, әмма лабораториядә туган җырлар башкарылыр, дип беләм. Сайлап алынган җырларга клип белән аудио яздырачаклар. 2025 елда шуларны популярлаштыру өчен эшләргә җыенабыз, аларны халыкка ишеттерәсе килә, – ди Гүзәл Сәгыйтова.
Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон «Безнең җыр» проекты 2023 елда башланып, 2024 елның язында тәмамлануын искәртте.
– Язын «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты булды. Команда вәкилләре композитор, шагыйрь һәм җырчыларны берләштергән командалар оештырып, эксперименталь рәвештә бергәләп эшләде, – диде ул.
«Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева «Безнең җыр»ны үзенчәлекле проект дип атады.
– Ул шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән 2020-2021 елларда булган идеяләрдән чыгып эшләнде. «Безнең җыр» 2021 елда узган булса, 2023-2024 елларда икенче проект буларак оештырылды. Аны башкарып чыгу җиңелләрдән булмады. Монда, беренче чиратта, бу өлкәдә үзеңнең белемең булырга тиеш, чөнки җырларның тематикасын, жанрын, темп һәм ритмын белер өчен тәҗрибә, белем туплау мөһим. Шуңа күрә без Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов белән белән икенче проектны төгәлләштереп, жанрларын да уйлап, шобага үткәреп, командаларга бүлеп, 32 яңа җыр иҗат иттек.
Әлеге проектның төп максаты – җыр, музыка, композиторлык өлкәсендә, шигьрияттә профессиональ шәхесләрне туплап, яңа җырлар тудыру. Оркестрга кушылып бөтен җырчы да җырлый алмый, моның өчен консерватория бүлегендә белем алган композитор, җырчылар булырга тиеш. Яшьләрне туплап, сентябрьдән алып майга кадәр 2 этаптан торган лаборатория дәвам итте, һәм филармониядә бик матур, үзенчәлекле, профессиональ дәрәҗәдә концерт булды. Монда композитор Ильяс Камалның да өлеше бик зур, чөнки татарча оркестрга аранжировкалар эшләү бөтен музыкантларга хас әйбер түгел. Ильяс – татар музыкасының нечкәлекләрен аңлап, бу җырларга үз төсмерләрен кертеп, аранжировкалар эшләгән кеше. Әлеге үзенә күрә матур яңгыраш белән башкарылды, – диде Лилия Гәрәева.
Композитор Миләүшә Хәйруллина Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укуын, Казан белән ике шәһәр арасында йөрүен, бик күп проектларда актив катнашуы, авторлык концертын куюы турында сөйләп үтте.
«Чаллылар быел тоттылар да эшләделәр!»: «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын «пятачок» форматында җәелдереп булырмы?
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кураторы Сәидә Кадыйрова-Миңнебаева проект турында фикерләрен сөйләде.
– «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнаша алуыма бик шатмын, елдан-ел бу проектның үсеш-үзгәрешен карарга бик кызык. Бу юлы без яңа форматлар эшләп карадык: импровизация, танышу киче булды, гаилә кичен үткәрдек. Минемчә, Кабан күле яр буе – милләттәшләр һәм килгән кунаклар өчен ял итү урыны гына түгел, безнең өчен дә милли проектлар, коллаборацияләр башкару, иҗат итү урыны да әле.
Проектта биючеләрдән Рафаэль Мустяков, музыкантлар Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязов, Айдар Абдрахимов һ.б. катнашты. Төп йолдызыбыз – Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектта катнашкан музыкантлар хәзер төрле фестивальләрдә бергә эшли. Без дә шулай танышып, алга таба да яңа фикерләр, проектлар турында уйлый башлыйбыз. Безгә ышануыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә үземә, экспериментлардан курыкмаска, дигән максат куям, – диде Сәидә Кадыйрова-Миңнебаева.
Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон җәй аен традиция буенча «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты ачып җибәрүен әйтте.
– Дүртенче ел Казан урамнарында бию дәресләре үткәрелә. Быел әлеге проектның кураторлары – Алсу Мәгъсумҗанова, Сәидә Кадырова-Миңнебаева, Алия Мөхәммәтгалиева. Әлеге 3 кызыбыз быел җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе Кабан күле ярында 12 чараны үткәрде. Чарага даими йөрүчеләр булды, алар белән дуслашып беттек, – диде ул.
– «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты – зур гаилә шикелле. Без инде дүртенче ел җәй саен килгән кунакларны, милләттәшләребезне матур проект белән каршы алабыз. Үзебезнең матур җыр-биюләр, гореф-гадәтләрне күрсәтәбез һәм шуның белән горурланабыз. Чаралар бик күңелле, дәртле уза. Катнашучылар хәтта кыш айларында да килергә әзер. Шундый тамашачыларыбыз булганда шатланабыз. Шушы эшебез алга таба да дәвам итәр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чәчәк атар, дип өметләнәм. Алга таба да шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын, – диде Алия Мөхәммәтгалиева.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын оештыручыларның хезмәтенә игътибар итте.
– Баштан перформанс эшлисез, өйрәтәсез, аннары гына күмәк уен, биюләр башлана. Әлбәттә, аны җиңелрәк форматта – «пятачоклар» стилендә генә дә үткәреп булыр иде. «Пятачокларны» «Татмедиа» белән дә эшләргә уйлаган идек, кул җитмәде. Чаллылар быел тоттылар да эшләделәр: күргәнсездер, анда күпме кеше җыелган иде! Чаллы халкы аңа сусаган булганмы, белмим. Әллә безнең монда атна саен булгач, кешеләр бүленә-бүленә җыеламы, әллә мәгълүмат бөтен кешегә дә барып җитмиме? – диде ул.
«Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын бөтен республикага да җәелдерергә тәкъдим итте.
– Республика буенча чыгып, өйрәтеп, оештыручылар табып, «франшиза» рәвешендә эшләп караргадыр, бәлки? Бу тәҗрибәне тарату, киңәйтү кирәк, – диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова әлеге фикерне тормышка ашыру өчен финанслау булырга тиеш дип саный.
– Бу очракта материалны 1 атна буе укырга, өйрәнергә, әзерләнергә кирәк, аннары перформансны берничә тапкыр җыелып кабатлау сорала, – дип аңлатты ул.
Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, әлеге мәсьәләне хәл итеп була, дип саный.
– Казан, әлбәттә, беренче урында бара, Чаллыда, Әлмәттә безнең ниндидер проектлар бар. Бу – зур семинар рәвешендә булырга тиеш. Әгәр фәнни яктан карасак, теория һәм социолингвистик яктан, сез бик дөрес, системалы әйберләр эшлисез, төрле иҗади якларны аласыз. Башка илләр, республикалар тәҗрибәсен алсак, башкалар өчен бер үрнәк: мактанып түгел, файда ягыннан әйтәм, бик тә кирәкле нәрсә.
Чаллыны, Түбән Каманы карасак, анда бит телне башка буыннарга тапшыру практикалары шактый сүлпән бара. Казанда 10 ел элек шундый проектлар таралу ягыннан алай үсмәгән иде. Әлбәттә, Казан зур шәһәр буларак әйдәп бара, башка шәһәрләр дә аның артыннан кабатласа, яки үзенчә эшләсә – алай да әйбәт, – диде ул.
«Татар биюенә кызыксыну бар, дип киләләр, тик биергә көй юк?!»
«Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова хореографлар һәм биюче коллективлары өчен татар биюләренең язмалары аз булуын билгеләп үтте.
– «Әйдә, бас» проекты «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты белән бергә үрелеп барды. Мин анда берничә тапкыр чыгыш ясадым, һәм, әлбәттә, беренче чиратта, безнең бию куючылар, хореографлар җыелган иде. Шунда чыккан иң зур проблема: «Татар биюенең кирәге юк. Алар бик аз», – диделәр.
127 аутентик, нотага утыртылган көйләр җыйган идек. Шулар нигезендә, биючеләр өчен аранжировкалар эшләтергә, аны таратырга кирәк. Республикабызда эшләргә теләге булган хореографик коллективлар бик күп. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле нинди көйгә нәрсә куя – хореографлар шуны ала. Башка көйләрне таба алмаганга, популяр, ансат, җиңел ритмлы көйләрне алалар. Бу көй безнеке түгел бит дип, кайвакыт аптырап куябыз.
Аннан соң, Җәүдәт Фәйзинең, Александр Ключаревларның 1940-1941 елда чыккан җыентыкларын кем актарган? Без җыйганы 127 аутентик көйләр, алар, бәлки, 827дер?
Тулысынча Айрат белән килешәм, аны шулай эшләп була. «Хәрәкәттә – бәрәкәт»не районнарга тарату – гаделлек. Бер проблемасын күрмим, егетләр. Ресурс үзәге эшләмәгәнгә генә ул шулай...
Заманында без һәр районда семинар үткәреп, кичке җәй айларында, Сабантуйдан соң паркларда, скверларда кичке уеннарны ничек эшләп булганын күрдек. Методикасын эшләдек. Районнарда тагын да җиңелрәк эшлиләр. «Бу көнне син, менә шушы авылның клубы эшлисез», – дибез. Һәм эшлиләр. Ул шулай бара. «Хәрәкәттә – бәрәкәт»не 100 процент кабатлап булыр, дип исәпләмим. Чөнки анда үзләренең харизмалы, сокланып карарлык шәхесләре бар, анда үз эчтәлеге белән тулачак.
Барыгызга да үтенечем зур: әйдәгез, бергәләп уйлыйк, теге 127 көйне аранжировка эшләтеп, таратырга иде. Бүгенге көндә Республикабызда эшләргә теләге булган хореографик коллективлар бик күп. Мәскәүдән, Симферопольдән, Себердән килделәр, хәтерлисезме? Татар биюенә кызыксыну бар, дип киләләр. Аларның куясылары килә. Безгә яткан көй юк, көй таба алмыйбыз, диләр, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Музыкант, «Алпар» төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин проектка алынырга әзер булуын әйтте.
– Миңа ноталарын бирсәгез, мин ясарга әзер. Мин шатланып эшләр идем аларны, – диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан халыклары йолалары музеен булдыру өчен бина эзли
Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры, «Байтирәк» – «Древо жизни» проекты фәнни консультанты Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан халыклары йолалары музеен булдырырга теләвен әйтте.
Фәнзилә Җәүһәрованы «Байтирәк» – «Древо жизни» проекты өчен җаваплы кеше буларак тәкъдим иттеләр. Проект быел «Гаилә елы»на багышланган. Проектны оештырган команда бәби туйлары һәм туйларга багышланган 2 зур чара үткәргән.
– Узган ел проект кысаларында үзенә күрә бер музей эшләп карадык. Аны бик яратып кабул иттеләр. Бүгенге көндә мин 200 квадрат метрлы, үзәктән еракта булмаган, туристлар йөри торган, беренче катта урнашкан бүлмә эзлим. Теләгем бик зур, концепциясе эшләнде, Татарстан халыклары йолалары музее булыр дип уйлыйбыз. Андый музей бүтән бер генә Россия субъектында да булганы юк, – диде ул чыгышында.
Фәнзилә Җәүһәрова алга таба «Байтирәк» проекты турында сөйләде.
– Татар халкын 8 милләтнең берсе итеп күрсәтәбез. Халык, милләт буларак Татарстан җирлегендә формалашкан милли вәкилләребезнең гореф-гадәтләрен күрсәтәбез. Төп максатыбыз – шәһәр җирлегендә 2 сәгать эчендә мари, удмурт, татар, чуваш, мордва, башкорт, рус, керәшенгә бәйле теге яки бу йола белән таныштыру, йоланың эчтәлеген ачарга тырышу. Чарага килгән һәр кеше катнаша ала, һәр милләт вәкиленең йортында була ала. Төп бурычыбыз – телне саклау. Тел дигән вакытта, проект эчендә теге яки бу телдә булган терминнарны куллану. Бу проектка куркып тотынган идек. Казан мэриясе безгә остаханә үткәрергә мөмкинлек тудырды: методик семинар үткәрдек. Кеше килмәс дип уйладык, ләкин килергә теләгән кешеләрнең барысы да бина эченә сыймады хәтта. Алар бик рәхмәтле булды.
«Байтирәк» – «Древо жизни» кысаларында 32 проект булдырылды һәм аларның күбесе кулланылды. Узган ел 2 фотокүргәзмә эшләп карадык, алар дәвамлы булды. Ул социаль челтәрләрдә бик күп таралды. Бу да – безнең өчен кирәкле эш, проектның дәвамы булыр, дип өметләнәм. Командабыз инде формалашкан.
2025 елда әлеге проектның дәвамы булыр, дип күз алдына китерсәк, «Солдатка озату» һәм «Җиңү алып кайту» йолаларын күрсәтербез, дип уйлыйм, бөтенләй көтелмәгән «фишкалар» бар. Форматы шушы ук – 8 йорт, 8 милләт, 8 төрле ризык, 8 төрле бөтиләр, гаҗәп кызыклы остаханәләр булыр, дип уйлыйм. Бөек Ватан сугышы елларында снайперлар өчен махсус бияләйләр бәйләгәннәр, без, бияләйнең бер сыңарын тизлеккә бәйләү конкурсын үткәрербез, дип планлаштырабыз, – диде ул.
«Байтирәк» – «Древо жизни» проекты волонтеры Евгений Сергеев проект турында Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендәге халыкка да сөйләвен әйтте.
– Чөнки яшьләр милли мәдәният белән бик үк таныш түгел. Минемчә, «Байтирәк» – ачык музей кебек. Яшь буын музейларга бик йөрми, ә әлеге проект барлык милли төсмерләрне халыкка тәкъдим итә. Быел, мәсәлән, хәтта минем туганнан туган сеңлем дә «Байтирәк» проекты чарасын карарга килде, бик ошатты. Проектның бер өлеше булуыма шатмын, – диде ул.
– «Байтирәк» проекты кысаларында төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәнияте турында уйланырга мохит тудырды. Без утлар-сулар аша кичәбез, дөресен әйтим, аны тормышка ашыру җиңел түгел. Чөнки төрле милләт вәкилләренең йолаларын тәкъдим иткәндә зур игътибар таләп ителә. «Байтирәк» проектын оештырдың да бетте түгел. Мәсәлән, иртәдән алып төнгә кадәр телефонда утырасың, төрле милләт кешеләр үзләренең хис-кичерешләре турында сөйли. Аралашкач, алар үзләрен кирәкле итеп тоя. Кыен эшкә алынганнары өчен Казан мэриясенә рәхмәт әйтәсе килә.
Милләт вәкилләре арасында да төрле кешеләр бар, милли-мәдәни өлкәдә барлык мәсьәләне дә фәнни яктан тикшерүчеләр, күзәтүчеләр бар. Шул ук вакытта, бу өлкәдән бик ерак торган кешеләр дә бар, әмма алар үз фикерләрен җиткерә. Безгә бу мәсьәләләрне һәрчак контрольдә тотарга туры килә. Бу – Сабантуй, Май чабу яки Гырон быдтон гына түгел, бөтенләй башка масштабта, – диде волонтер Павел Александров.
Шулай ук, Казан мэриясенең «Итил», «Үз телем», «Казан тавышлары» шигъри-музыкаль перформансы һ.б. проектлары, социаль челтәрләре турында да әйтеп үттеләр.
Алия Фәйзрахманова: «Апуш» татар балалар театр студиясе – илебезнең театр вәкилләре өчен ачыш»
«Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова театр студиясенең илебезнең күпчелек театр вәкилләре өчен ачыш булуын әйтте.
«Апуш»ка йөргән балалар татар баласы булып үсә һәм үсеп килүче буын «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләрендә катнашырга теләк белдерә. «Апуш» балалар театр студиясен чит төбәкләргә алып чыктык: Санкт-Петербургта быел 2 тапкыр булдык. Рус тамашачысын татар балалар театры белән таныштырдык. Күпчелек театр вәкилләре өчен бу – ачыш. «Балалар татарча уйныймыни?» – дип сокланалар. Татарча уйнаган өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Милли спектакльләр, милли балалар театры – бик тә урынлы, аның дә яшәргә хакы бар, – диде ул.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, чуваш, мордва, мари халыкларында балалар туган телдә сөйләшми диярлек.
– Чувашиягә барганым булды. Бер спектакльләрен туган телләрендә уйнарга мөмкиннәр. Калган репертуар – барысы да рус телендә. «Караңгы авылларда гына туган телне беләләр», – дип аңлаткан иделәр, – диде ул.
Алия Фәйзрахманова «Апуш» театр студиясендә яңа премьералар булачагын да әйтте.
– Эшләребезне дәвам итеп, яңа премьераларга керешәбез. 2025 ел сезонында кимендә 4 премьера чыгарырга ниятлибез. «Алмачуар» драматургия конкурсында җиңеп чыккан Гөлүсә Батталованың «Көндәлек» пьесасы буенча Бөек Җиңүнең юбилеена багышлап, «Көндәлек» дигән пластик спектакль куябыз. Шулай ук, «Алмачуар» конкурсында җиңгән нәниләр белән Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча «Тыз-быз» дигән спектакль әзерлибез. Композитор Миләүшә Хәйруллина көй язды. Май ахырында Резеда Гобәева белән, татар әкиятләренә нигезләнеп, этник мюзикл форматында эшләргә телибез.
Быел драматург Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган «Күзлек» театр лабораториясен үткәрдек. Туфан ага – безнең драматургиянең классикасы. Шуңа күрә театр студиясендә шөгыльләнгән балалар Туфан аганың әсәрләрен өйрәнергә тиеш. Үзебезнең студияләр эчендә генә коллаборация ясадык. Клибыбыз барлыкка килде. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина безнең лабораториянең барлык чараларында да катнашты, үзенең хәер-фатихасын бирде. Лаборатория ачылышында Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен куйдык. 7 көн эчендә 4 эскиз тәкъдим иттек, балалар әле моңа кадәр эшләмәгән остазлар белән эшләп карады. Безнең максат – «Күзлек» лабораториясе эшчәнлеген киңәйтү. Хыялым – «Апуш» балаларын башка татар театр студияләре белән таныштырып, очрашулар, форумнар оештыру. Бер казанда гына кайнап яшисе килми, – диде җитәкче.
Татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова: «Татар теленә игътибар арту – зур сөенеч»
Казан шәһәре Идел буе районының «19нчы гимназия» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова татар теленә игътибар артуның зур сөенеч булуын әйтте.
– Ел дәвамында татар теле курсларын үткәрдек. Беренчесе – муниципаль хезмәткәрләр өчен, калганнары барлык теләүчеләр өчен узды. Соңгы курста махсус Ләйлә Гарифҗанованы чакырдык. Һәр курста икешәр төркем оеша: башлангычлар һәм дәвам итүчеләр. Яңалыкны социаль челтәрләрдә урнаштырабыз, 2 сәгать эчендә урыннар тула! Аннан шалтырата башлыйлар. Чөнки татар телен белергә теләүчеләрнең ихтыяҗы зур. Катнашучыларның барысы да ахырга кадәр калмый. Укырга теләүчеләр курсларга йөреп бетерә, без аларга Рәхмәт хатлары тапшырабыз. Алар белемнәрен күрсәтеп, гади генә җөмләләр белән булса да, татарча җөмләләр төзи, – диде түгәрәк өстәлне алып баручы Айсылу Лерон.
– Татар теле курсларын алып бару минем өчен беренче тәҗрибә иде. Моңарчы һәрвакыт балалар белән эшләдем, онлайн һәм офлайн дәресләр укыта идем. Курслар тәмам булганнан соң, татар теленнән өстәмә дәресләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп булды. Араларында әлеге курста укучылар да бар. Минем өчен татар теленә игътибар арту – зур сөенеч, – диде Ләйлә Гарифҗанова.
– Ләйләне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телим. Алга таба да проектларда актив рәвештә катнашырга риза булырсың, дип өметләнәбез, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Айрат Фәйзрахманов грантлар лабораториясен оештырырга тәкъдим итте
Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, бергәләп эшләрне башкарып чыгып кына уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дип йомгаклады.
– Бу проектлар бер-берсенә кушылып, балалар, киләчәк буын өчен файдалы, тел үсеше өчен уңай нәтиҗә булса иде, дигән теләктә калам. Иҗади, мәдәни проектлар куелган. Фәнни проектлар да бар иде, алар бераз сүлпәнәйде. Балаларның барысы да иҗатка тартылмаса, фән аша да телне өйрәнергә теләкләре булса, бу – бик тә әйбәт булыр иде. Иҗатта күбрәк хатын-кызлар. Ир-егетләрдә фән, техника, спорт аша туган телгә кызыксыну уятып була. Ир-атларның да ролен бәяләп үтәсе иде.
Грантларга килгәндә, грантлар лабораториясе оештыру мөмкинлеге бар. Бары тик уку гына түгел, ә ничек язарга икәнлеген өйрәтеп булыр иде. Андый тәҗрибәбез булды. Шундый лаборатория уздырсак, яхшы булыр иде, – диде министрлык вәкиле.
– Грантлар язарга өйрәтүчеләр бар ул, өйрәнгәне генә килеп утырып язмый. Гамәлдә – шунда ук язарга өйрәнергә кирәк. Быел туган тел укытучылары семинарлары да булды. Техник өлкә дигәннән, без үсмерләр клубында татар телен кертеп җибәрәбез. Эшлисе эшләр, проблемалы сораулар күп әле.
Айсылу Лерон һәм аның командасына зур рәхмәт. Барыгызга да күңел тынычлыгы телим. Иң мөһиме – өйләребез тыныч булсын, тормышыгызда шәхси уңышлар телим. Үз-үзегезне җиңү – иң беренче җиңү, зур җиңүләр генә түгел бу, – дип, барыбызны да котлады Гүзәл Сәгыйтова. 2 сәгать дәвам иткән очрашу күмәкләшеп фотога төшү белән тәмам булды.
Свежие комментарии