На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

«Бик күп гайбәт сөйләде ул»: Алсу Абульханова үзе яратмый торган җырчысы турында сөйли

«ТМТВ» каналында «10 сорау» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Алсу Абульханова кунак булган. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аның татар эстрадасында кемне ошатмавы белән кызыксынган.

«Миңа Гөлнара Тимерҗанова ошамый. Җырлавы ошамый. Мин алай дип әйтергә хокукым бар дип саныйм, чөнки мин дә укыган кеше.

Профессиональ яктан һәм кеше буларак... Ә башкалар белән бик тә дус», – дип җавап биргән ул.

Комментарийларда Алсуның җавабын ошатмаулары турында язалар. Алай булган очракта да, сәнгать кешеләренең андый сүз сөйләп утырулары ямьсез, дип белдерәләр.

«Бер кешегә генә ошамый дип, башкаларга ошамый дигән сүз түгел бит ул. Талашканда ошамый инде», – дип язучыга: «Ышанмассыз. Бер дә талашмадык. Бик күп гайбәт сөйләде ул», – дип җавап язган Алсу Абульханова.

Шулай ук «Аңа сорау биргәннәр, ул җавап бирә. Андый сорауларга һәркем җавап та бирә алмый», – дип җырчыны яклап та чыкканнар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх