На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Реанимациядә тәмамланган экскурсия: ялда хатын-кызны агулы елан чаккан

Россиядән Әрмәнстанга ял итәргә барган хатынны агулы елан чаккан һәм ул реанимациягә эләккән. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә.

Уфада яшәүче Регина гид белән бергә Азат елгасы тарлавыгына «Ташлар симфониясе» экскурсиясенә киткән. Кыз матур ташлар фонында фото ясаган, ә аннары бармагы канавын күреп алган.

Турист, ярдәм сорап, гидка мөрәҗәгать иткән. Гид, паникага бирелеп, «ашыгыч рәвештә хастаханәгә барырга кирәк!» дип кычкыра башлаган. Ир-ат сүзләренчә, кызны агулы елан чаккан.

Регина травмпунктка килгәч, табиблар да паникага бирелә, ләкин шулай да кызны тынычландырырга тырышалар. Кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр: юлда туристның кулы ойый һәм күкрәк тирәсе кызыша башлый. Регинага укол ясыйлар, ләкин ул коса башлый, хәле начарлана бара. Пациентны реанимациягә салалар, анда аңа система куялар. Бәхеткә, кызның хәле яхшыра, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх