На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

7 кешелек гаиләсен яндырып үтерүдә шикләнелүче Ильмирага йорт хуҗасының дәгъвасы юк

Тукай районында 4 баласын, ирен, абыйсын һәм әнисен яндырып үтерүдә шикләнелгән хатынга карата ачылган җинаять эшендә бер маддә буенча гаепләү эше туктатылган.

  • Гаиләсен яндырып үтерүдә гаепләнүче Эльмира турында: «Каберләрен сыйпый-сыйпый елаган иде»

Тукай районының Сәет авылында 7 кеше янып үлгән янгынны чыгаруда шикләнелгән Ильмира Гардановадан бер эпизод буенча гаепләүне алганнар.

Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы яза.

  • Тукай районында 4 баласы, ире, абыйсы, әнисе янып үлгән хатын йортка утны үзе төрткән?

Узган елның июнендә Тукай районың Сәет авылында зур янгын булды. Анда Ильмира Гарданованың 4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисе һәлак булды. Тикшерүчеләр, янгынны Ильмира махсус оештырган, дип саный. Гаилә балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиядә учетта торган, ә Ильмира үзе, ата-ана вазифаларын башкармаган өчен, берничә мәртәбә җаваплылыкка тартылган була.

Шулай ук аны милекне юкка чыгаруда да гаепләделәр. Бу маддә буенча аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янады. Бүген прокуратура Ильмирадан бу маддәне «алды» – йорт хуҗасының аңа дәгъвасы юк. Ул бары тик документларда гына хуҗабикә булып санала, ә фактта исә йортын Гардановага 900 меңгә саткан булган.

  • «Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар
Ссылка на первоисточник
наверх