На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Эльвира Фазлыева фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида көне»н үткәрә

«ТНВ» телеканалы алып баручысы Эльвира Фазлыева Казанда мәрхүмә кызы истәлегенә «Аида көне»н уздырачагы турында хәбәр итте.

«Казанда кабат «Аида көне» була. Ул 21 июльдә 13.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында уза. Программага балалар өчен күңел ачулар, татлы ризыклар, аниматорлар, конкурслар һәм концерт кертелгән.

Минем максатым – минем тарихымны, Аиданы белүчеләр аны минем белән бергә искә төшерүе.

Аның яңгыравыклы көлүен, бар җан иясен кайгыртуын, киң күңеллеген искә төшерсеннәр. Аида үзен искә алуларын, аны яратуларын, аның бәхет турындагы балачак хыяллары аның истәлегенә багышланган бәйрәмдә чынга ашуын күктән күзәтсен.

Барыгызны да бәйрәмдә көтәм! Очрашканга кадәр. Чара 3 сәгать булачак. Үзегез белән яхшы кәеф алыгыз!» – дип яза 4 яшьлек баласын фаҗигале югалткан ана.

Былтыр бу бәйрәмгә Татарстан районнары һәм авылларыннан да килүчеләр күп булган, алар быел да килергә теләк белдереп комментарий калдырган. «Матур бәйрәм булды, күз яшьләрен тә күп түктек», – дип искә алалар узган елгы бәйрәмне.

Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдырган. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә «Аида» тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгыш ясый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх