На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

Салават Миңнехановтан лайфхак: «Татарча сөйләшсәң, тизрәк җавап бирәчәкләр»

Татар эстрадасында популяр җырчы булган, аннары дингә ныклап кереп китү сәбәпле, сәхнәне калдырган, хәзер хәләл мәҗлесләр алып баручы Салават Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә лайфхак белән бүлеште.

«Күп функцияле үзәк (МФЦ) операторларына 10 секундта ничек шалтыратырга? Элек аларга шалтыраткач, җавап бирүләрен шактый озак көтә идем, ә бүген мин хәйләләдем.

Әгәр күп функцияле үзәккә шалтыратасыз икән, сезгә: «Татар телендә сөйләшәсегез килсә – 1 санына, ә рус телендә сөйләшәсегез килсә 2гә басыгыз», – дип әйтәләр. 1 санына басыгыз! Сезгә 3 секундта ук, матур тавыш белән: «Исәнмесез, сезнең нинди сорауларыгыз бар?» – дип әйтәчәкләр.

Менә, дуслар, татар телен белү процессны тизләтә, ә белмәү 20-30 минут көтәргә мәҗбүр итә. Шуңа күрә татар телен өйрәнегез!» – дип сөйләде артист.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх