
Декабрьдә пенсияләр түләү графигы озын яңа ел яллары аркасында үзгәрә: пенсионерлар акчаны тулы күләмдә бәйрәмнәргә кадәр алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча дәүләт комитеты әгъзасы Алексей Говырин әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Гыйнвар пенсиясенең аванс буларак декабрь ахырында ук күчүе – гадәти практика.
Бу – гыйнварның беренче көннәре ял булганга шулай эшләнә, бу көннәрдә банклар да, почта бүлекләре дә операцияләр башкармый. Акчаны банк счетларына ала торган пенсионерлар декабрь пенсиясен гадәти көннәрдә ала. Әгәр акча күчә торган көн ялга туры килә икән, акча, банкның эчке графигы буенча, иртәрәк күчә», – диде ул.Декабрь түләүләренең икенче өлеше – гыйнвар өчен вакытыннан алда түләү: акча каникуллар башланганчы күчеп бетсен өчен, аны айның соңгы декадасында, гадәттә 22 – 29 декабрьдә күчерәләр, диде депутат.
«Пенсияне почтада алучылар өчен дә декабрьдә 2 тапкыр акча киләчәк. Беренчесе – декабрь өчен, гадәти график буенча 3 – 25 көннәрендә килә. Әгәр билгеләнгән көнне почта бүлекчәсе ябык икән, акча бирү якындагы эш көненә күчерелә.
Икенчесе – гыйнвар пенсиясе вакытыннан алда түләнә. Бөтен пенсионерлар да акчаны бәйрәмнәр башланганчы алып өлгерсен өчен, почта бүлекчәләрендә 25 декабрьдән бирелә башлый һәм 30ына төгәлләнә. Бу тәртип «Россия Почтасы» карары белән расланган һәм Россия Социаль фонды белән килештерелгән», – дигән Говырин.
Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм башка ведомстволар линиясе буенча күчә торган пенсияләр дә иртәрәк түләнә: казначылык көч структурасы хезмәткәрләренә, хәрби пенсионерларга пенсия түләү өчен акчаларны узган елдагы кебек үк срокта – декабрь ахырында, рәсми яллар башланганчы җибәрә, диде депутат.
Яңа ел каникулларыннан соң стандарт график эшли башлый: февраль пенсияләре инде гадәти числоларда күчә.
«Пенсияләрне вакытыннан алда алу өчен бернинди дә гаризалар тапшырырга кирәкми: акча автомат рәвештә күчә. Бу – пенсионерлар бәйрәмнәргә кадәр акча алсын һәм банкның эш көннәрен көтмичә акчаларын куллансын өчен эшләнә», – дип өстәде парламентарий.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии