Юлга кузгалган хаҗилар төркеме Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша «Комфорт» программасы буенча сәфәр кыла🕋🕋🕋
2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Алар өчен «Эконом комби», «Очкычлы», «Комфорт» һәм «Люкс» программалары эшләнгән. Соңгы төркем 10 июньдә юлга чыгачак, ә Татарстанга хаҗилар 22 июньдә кайта башлаячак.
Беренче ике төркемнең җитәкчеләре – Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин.
🎥: Камилә Билалова
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии