На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Яшь кыз трюк күрсәткәндә һәлак булган

Магнитогорск дәүләт циркында гимнаст кыз 4 метр биеклектән егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте, дип яза РИА «Новости». «Правобережный районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе ( ) Россия Федерациясе Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 2 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан («Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү»)», – диелә релизда.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 майда цирк хезмәткәрләре тамаша әзерләгәндә тиешле таләпләрне бозган һәм 22 яшьлек артист кызга страховкасыз һәм пассировкасыз «Кыюлык тәгәрмәче» аппаратында акробатик трюк ясарга мөмкинлек биргән. Кыз трюк ясаганда тәгәрмәчтән ычкынып киткән һәм аренага егылып төшкән, ә аннары «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән.

Тикшерүчеләр фаҗига урынын карап чыкканнар, хәзер җаваплылар һәм шаһитләр сораштырыла.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх