На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Популяр алып баручы операция кичергән

Популяр алып баручы, җырчы Инсаф Мәрданов хастаханә палатасыннан элемтәгә чыкты. Бүген артистның аягына операция ясаганнар. Ул үзе өчен борчылып торган язылучыларына, тыңлаучыларына хәле турында һәм бу операцияне инде күп еллар элек ясатырга тиеш булып та, сузып йөрүе хакында сөйләде.

Сәлам, дуслар барчагызга, борчылып торганнарга.

Әле генә операциядән чыктым. Барысы да яхшы. Система астында ятам, операция әйбәт үтте сыман. Әлегә гәүдәмнең аскы өлешен тоймыйм. Бүген миңа көне буе ятарга гына куштылар.

Мин моннан 9 ел элек гаражда чүгәләп утырган килеш хәйран авыр әйбер күтәргән идем. Урынына кереп җитмәгән кебек булгач, машина бамперын күтәрдем, дөресен әйтсәк. Шунда «шык» иткән тавыш ишетелде, тез авыртып китте. Торып аякка бастым да, егылдым да.

Аннан соң саклана торган әйберләр киеп, берәр ай йөргәч, аяк нормальләште, онытылды. Ләкин авыр эш эшләсәм, йөгерсәм, чүгәләп эшләсәм, кичкә таба үзен сиздерә. Мин даими МРТ ясатып тордым. Табиблар операция кирәк булуы турында әйтә килделәр. Хәзер менә вакыты җиткәндер, күрәсең, – дип сөйләде Инсаф социаль челтәрләрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх