Дилә Нигъмәтуллинаның әтисенә Онкология үзәгендә операция булган. Ул абыйсы Булат белән алмаш-тилмәш әтисе янында кизү торулары турында хәбәр иткән иде. Хастаханәдә җырчы төнне уйланып уздырган.
«Төн тыныч узды. Мин аның янәшәсендә берничә сәгать йоклап та алдым. Кичә шәфкать туташлары белән аралашып утырдым.
Алар биредә төрле язмышларны күрә. Ялгыз ата-аналар бик күп, аларның балалары да бар кебек, юк та кебек... Аларны «сиделка»лар карый. Балалары килеп тә күренми. Мин бу хәлне кабул итә алмыйм.Миңа калса, мин хәтта янәшә булуым белән генә дә аңа ярдәм итәм кебек. Аркасына массаж ясадым, әтинең күзләре ачылды, кәефе күтәрелде. Бу – бәхет түгелмени? Төнлә бергә кочаклашып яттык. Кичә, балаларны картлыкта бер стакан су бирерлек итеп кенә түгел, ә янәшә булырлык итеп тәрбияләргә кирәк, дип уйладым», – дип язган җырчы, әтисенең кулларын уып утырган видеоны куеп.
Свежие комментарии