На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Жириновский Путин белән Трампның нәрсә турында килешәчәген алдан белгән?

Жириновскийның тагын бер фаразын актарып чыгарганнар. Путин белән Трамп сөйләшүеннән соң, ЛДПРның элекке җитәкчесе бу хакта сөйләгән икәнен искә төшергәннәр. «Россия 1» каналындагы ток-шоуда Жириновский болай сөйли:

– Мәскәүдә Путин белән Трамп очрашуы булачак. Һәм алар килешә алачак. Бу – искиткеч нәтиҗә булачак.

Украинага – Львов, андгы биш район. Һәм без аларны аерып чыгарабыз. НАТОга, Европа берлегенә керәләр – кая телиләр, шунда. Ә бөтен Новороссияне Россиягә алырга каршы килми. Кырым һәм Донбасс. Ул 3 конфликтны яба – (Сүрия, Корея, Украина) – 3 тапкыр Нобель премиясе лауреаты була. Һәм Россия белән нормаль мөнәсәбәтләр. Һәм Кытай белән. Шул ук вакытта, Европаны савачак һәм буачак. Чөнки ул аны яратмый, аны кызганмый. Ул үзен тагын 1 тапкыр сайлауга ирешә. Аннары тагын 2 срок! Аннары тагын 1 срок. 2040 елга кадәр ул президент була һәм тарихка Американың иң яхшы президенты булып кереп калачак. Рузвельттан һәм башкалардан да яхшырак!

Жириновскийның фаразлары чынга ашуын аның югары хакимияттә йөргән мәгълүматларны белүе белән генә түгел, күп сөйләве белән дә аңлаталар. Ягъни, ул төрле фаразларны күп әйткән – кайберләре чынга аша.

Мәсәлән, ул Трампны «Мәскәү өчен бернинди файда да эшләмәячәк, Россияне алдады» дип тә әйткән иде.

«Ул Россиягә АКШның башка президентларына караганда күбрәк начарлык эшләде», – дигән иде ул. «Трампны үтерерләр, ул АКШның соңгы президенты булачак. Америка 10-15 елдан булмаячак, бу – котылгысыз», – дигән иде ул 2016 елда.

 

Ссылка на первоисточник
наверх