Күпләргә үзенең «МотоТаня» сәхифәсе аша таныш булган популяр хатын-кыз байкер Татьяна Озолина Төркиядә юл-транспорт фаҗигасенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.

Фото: © социаль челтәрләр
Байкер белән юл һәлакәте Милас-Сёке трассасында килеп чыга. Озолина тагын ике мотоциклчы белән янәшә хәрәкәт итә.
Ләкин берара транспорт чарасы белән идарәне югалта һәм йөк машинасы астына барып керә. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин кыз табиблар килеп җиткәнче үлә.
Фото: © социаль челтәрләр
Россиядә тыелган социаль челтәрдә Татьянаның миллион, Ютуб-каналында 2 миллионга якын язылучысы бар. Таня Россиядәге иң чибәр һәм популяр байкершаларның берсе булып санала иде.
38 яшьлек Татьянаның кечкенә улы ятим калган.
Свежие комментарии