На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Җитәкчеләргә нәсыйхәт: мал күренерлек симерсә, халык аны суеп ашап бетерә

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә «Җитәкчеләргә нәсыйхәт» урнаштырды.

«Персия иле (хәзерге вакытта Иран) хәлифәткә кушылгач, хәлиф Гомәр ибне Хәттаб радыйәллаһү гәнһү Әбү Муса әл-Әшгари исемле ярдәмчесен шунда җитәкче-идарәче итеп җибәрә. Бераз вакыт узгач, ул аңа шундый хат яза:

«Җитәкчеләрнең иң яхшысы шул, кем халыкның әхлагы яхшыруына сәбәпче була. Җитәкчеләрнең иң начары исә шул, кем аркасында халык әхлагы бозыла. Йә Әбү Муса! Беркайчан да зур байлыкка ирешергә омтылма.

Юкса синең кул астындагы кешеләр дә байлык артыннан куачак. Ни кадәр күбрәк ашый, шуның кадәр күбрәк симерә торган хайван синең өчен бер мисал булып тора ала: әгәр ул мал күренерлек симерсә, халык аны суеп ашап бетерәчәк...», – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх