Төркия суды кафеда кешеләргә пычак һәм балта белән һөҗүм иткәнен социаль челтәрдә туры трансляциядә күрсәткән 19 яшьлек егетне 75 ел һәм 5 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Sabah газетасы хәбәр итә, дип яза «Аргументы и факты».
Бу хәл узган елның августында булган. Җинаятьче очраклы 5 ир-атны яралап өлгергән.
Прокуратура аны «Кеше үтерергә омтылу» һәм «Тирә-юньдәгеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына кую» маддәләре нигезендә 108 ел төрмәгә утыртуны таләп иткән.Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары, егет онлайн-уен белән «илһамланган» булырга мөмкин, дип фаразлаган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии