На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Татарстаннан туристлар күпләп йөри торган Аланьяда җир тетрәгән

Бүген төнлә Төркиянең Аланья шәһәрендә җир тетрәгән, дип яза Төркия мәгълүмат чаралары. Тетрәү магнитудасы 3,9 дип хәбәр итә CNN Turk.

«Мин гомеремдә беренче тапкыр шундый хис кичердем. Караватның йөреп торуыннан уянып киттем... Озан да (ире) шундук уянды. Минем бөтен тәнем калтырый башлады, без тиз-тиз киендек һәм аска таба киттек.

Бездән ерак түгел шулай ук Аланьяда ял итүче дустыма яздым: «Син дә моны Сиздеңме?» дип. Ул «Әйе» дип язган…» – дип тасвирлый хәлләрне Төркиядә яшәүче блогер @milasya_ts

Без урамга чыктык, отель хезмәткәрләре чәй өләшә. Алга таба нишләргә белмибез. Куркыныч, дип өстәгән ул.

Блогер сүзләренчә, алар башта Бодрумга барырга теләгәннәр, әмма анда җир тетрәү ихтималы зур булганлыктан, Аланьягә юл тотканнар.

Алдарак профессор Нәҗми Герюр Аланьяда җир тетрәүләр булачагын кисәткән иде. Аланья төтенгә әйләнәчәк, дип китергән иде аның сүзләрен Төркия матбугат чаралары.

Видео @milasya_ts

Ссылка на первоисточник
наверх