На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Саба нинди талантларны күрми ята»: Гөлинә Шәйхи «бозылмаган» җырчы тапкан

Яшь шагыйрә, җырлар авторы Гөлинә Шәйхи Сабада гаҗәеп бер тавышлы җырчы белән очрашкан. Саба бу талантны күрми ята, дип, Гөлинә Ильяс Зариповның җырлавын социаль челтәрдә күрсәтте.

«Ильяс Зарипов. Бу абыйның җырлавына гашыйк булдым. Җанны актара! Саба нинди талантларны күрми ята. Җырны җыр итеп кенә түгел, ә тулы бер гомер итеп яшәп чыга.

Елыйм.

Юл буе тыңлап кайттым. Бу – 1991 елда язылган җыр. Айдар абый (Айдар Тимербаев-ред.) җыры. Бозылмаган, гади, рәхәт тавыш. Беркемне уздырам дип тырышып җырламый. Күңел белән һәр юлын тоеп җырлый. Без әнә шундый гадилеккә сусаган. Җаны бар җыр 30 елдан соң да йөрәккә кадала. Бу – артистлар таләп иткән «җиңел, кабатлана торган сүзләр кергән җыр» түгел, бу – тамырына ук мәгънә салынган җыр», – дип сокланган җырга һәм җырчыга шагыйрә Гөлинә Шәйхи.

Ссылка на первоисточник
наверх