На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Илназ Дәүләтов яңа протезлы булган – әнисе ярдәм итүчеләргә «Интертат» аша рәхмәтен әйтте

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Илназ Дәүләтовка яңа протезлар кайткан. Илназның әнисе Зөлфия апа Дәүләтова үз шатлыкларын «Интертат» белән уртаклашты.

  • 14 яшьлек Илназ 2021 елда 10 яшьлек чагында фаҗигагә дучар була. Футбол уйнаганда, трансформатор будкасына очып төшкән тупны алам дигәндә, баланы 10 мең вольтлы ток суга.
    Бу хакта без инде язган идек.

«Все все вместе» хәйрия фонды яңа протезларга акча җыюны игълан иткән иде.

«Бездә бик зур сөенеч. Илназга «тяговый» протезлар алдык. Косметик протезларны Яңа елга кадәр алган идек. Алдагы көндә мускуллары көчсезләнмәсен өчен, Илназга «тяговый» протезлар бик кирәк иде. Алар аның өчен тренажер сыман. Олы шатлыгыбызны сезнең белән бүлешәсебез килә. Акча җыйганда, сез безнең хакта күп яздыгыз, игътибар иткәнегез өчен, безгә ярдәм иткән кешеләргә, сезнең укучыларыгызга рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бик зур рәхмәт сезгә!» – диде Зөлфия апа куанычлы хәбәр белән элемтәгә чыгып.

Фото: © Зөлфия Дәүләтованың шәхси архивыннан

Косметик протезлардан аермалы буларак, актив (тяговый) протезлар киңрәк кулланышлы, «бармаклар» белән нәрсәнедер тотарга да мөмкинлек бирә.

Форсаттан файдаланып, Илназ барча мөселманнарны якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрикли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх