На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Бүген кич әзерләргә: камыр эчендә жульен рецепты

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Конвертта жульен» рецепты белән уртаклашты.

Бу очракта кибеттән алынган катлы камыр кулланыла. 1 кап камырдан 8 «конверт» ясап була.

Ингредиентлар: 8 шампиньон гөмбәсе, 1 тавык түше, 3 суган, 10 процентлы 200 мл сөт өсте, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 200 грамм каты сыр, тәмләткечләр тоз, бәрәңге боламыгы (ул салкын булырга тиеш), майлау өчен – 1 йомырка.

Суган белән гөмбәне 3-4 минут үсемлек маенда кыздырырга, шакмаклап туралган тавык итен салырга, тоз, тавык өчен тәмләткеч, китерелгән сарымсак өстәргә, 10 минут кыздырырга. Аннары сөт өсте салып, 5-7 минут утта тотарга. Жульен әзер.

Каткан камырны бераз гына уклау белән җәяргә, 4 кисәккә бүләргә. Камырны кечкенә касәгә куярга, бәрәңге боламыгы, берничә кашык жульен, өстенә сыр салырга, почмакларын тоташтырырга һәм пергамент җәелгән табага тезәргә.

Аннары йомырканы яхшылап болгатырга һәм «конверт»ны майларга, өстенә көнҗет орлыгы сибәргә. 170 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.

Табынга берәр төрле соус белән бирергә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх