Гыйракта кияүгә чыгу яшен – 9 яшькә, өйләнү яшен – 15 яшькә кадәр төшерергә телиләр, ди яза «The Daily Telegraph».
Бу – Гыйрак парламентында күпчелекне тәшкил иткән консерватив шигыйлар партиясе тәкъдиме. Хәзерге вакытта өйләнү, кияүгә чыгу 18 яшьтән рөхсәт ителә. Депутатлар фикеренчә, бу шәригать кануннарын бозуга китерә – яшьләр яшерен никах белән яши яки никахсыз очраша, ди алар.
Кияүгә чыгу яшен киметүдән тыш, депутатлар хатын-кызларга аерылышуга инициатор булырга, аерылганнан соң балаларны карарга һәм мираска хокуктан мәхрүм итәргә тели икән.
Оппозиция, моның белән риза булмыйча, протест акциясе уздырган. «The Daily Telegraph» язуынча, социаль челтәрләрдә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшүчеләр бу законны «балаларны көчләүне легальләштерү» дип атаганнар.
Канунны тәкъдим итүчеләр искәрмә дә тәкъдим итә: әгәр кызның әтисе яки бертуган абыйсы рөхсәт итсә, кияүгә чыгу яше тагын да яшьрәк булырга мөмкин.
Канунга каршы булучыларга җавап итеп, закон проекты авторларының берсе: «Безгә каршы булучыларның фикерләре кабул ителми, чөнки алар – дин тотмаучылар, алар мөселман гаиләсендә нәрсә дөрес, нәрсә дөрес түгел икәнен белми», – дип җавап биргән.
Свежие комментарии