На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Путин Трампны җиңүе белән котлады

«Валдай» форумында Россия президенты Владимир Путин АКШ президентына кандидат Дональд Трампны сайлауда җиңүе белән котлады.

Ул Трампка шалтыратуның хурлыклы булмавын, әмма шалтыратмаганын әйтте. «Мин болай эшләмим, чөнки Көнбатыш илләре атна саен диярлек миңа шалтыратта, әмма кисәк туктадылар. Сөйләшәселәре килми икән – кирәк түгел», – диде Путин.

«Форсаттан файдаланып, аны җиңүе белән котлыйм», – диде Путин.

Путинның матбугат секретаре Песков Россия президенты Трамп белән инаугурациягә кадәр үк сөйләшергә мөмкин, дип белдерде.

Путин «Дональд Трамп һөҗүм вакытында үзен ирләрчә тотты», дип белдерде. Россия президенты фикеренчә, «Трампны беренче президент срогында чукып бетергәннәр һәм ул аяк та атларга курыккан». Ә хәзер ул нишләячәк – билгесез, диде Путин.

Кремльдә моңа кадәр Путинның Трампны котлаячакмы-юкмы икәнлеге билгеле түгел икәнлеген әйтеп килделәр, һәм «турысынча яки читләтеп безнең илгә каршы сугышта катнашкан сүз дус булмаган ил турында бара» дип әйттеләр.

5 ноябрьдә узган сайлауда Дональд Трамп сайлаучыларның да, коллегия сайлаучыларының да күпчелек тавышын җыйды. Аның көндәше – Камала Харрис сайлауда җиңелүен таныды һәм хакимият Дональд Трампка тыныч юл белән тапшырылачак, дип белдерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх